Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Синоптик: Татарстанда быел яфраклар соңрак коелачак

Яфраклар коелу — һава шартларына бәйле табигый процесс.

Татарстанда быел алтын көз 2024 елга караганда соңрак киләчәк. Моның сәбәбе — яңгырларның күп явуы, дип белдерде «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин «Татар-информ»га.

«Яңгырлар күп яву сәбәпле, бу сезонда Татарстан Республикасында яфраклар соңрак коелачак. Явым-төшемнең күп, ә кояш нурларының аз булуы әлеге вакыйганы кичектереп тора. Шуңа күрә, быел көз узган елдагыга караганда соңрак киләчәк», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гадәттә яфраклар коелу октябрь башында яки уртасында, һава температурасы төшкәч, көннәрнең кыскаруы белән башлана.

Яфраклар коелу — һава шартларына бәйле табигый процесс, шуңа күрә аның башлануы елдан-ел аз гына үзгәрергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев