Синоптик Шувалов Татарстанда эссенең күпме дәвам итәчәген әйтте
Бу хакта һава торышы үзәге җитәкчесе сөйләде.
Татарстанда киләсе атна башына кадәр һава температурасы +30..+33 градус тирәсе сакланачак, тик республикада вакыт-вакыт яшенле яңгырлар да явачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» һава торышы үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.
«Татарстанда +30..+33 градуслы эссе һава торышы киләсе атна башына кадәр сакланачак, тик вакыт-вакыт яшенле яңгырлар да явачак», — диде синоптик.
14 июльдән башлап республикада эсселек бераз сүреләчәк.
«Температура +25..+28 градуска төшәчәк. Ялларда (12-13 июльдә — Т-и искәрмәсе) кыска вакытлы яңгырлар явачак һәм шуннан соң эссе сүреләчәк», — диде Шувалов.
Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, август аенда да Россиядә һава температурасы нормадан югары булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев