Синоптик Шувалов Татарстанда августта эсселекнең кимүен фаразлады
Республикада җәйнең соңгы аенда булачак һава торышы турында «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.
Августның беренче атналарында Татарстанда эссе һава торышы көтелә, әмма 5-7 августтан эссене яшенле яңгырлар баса башлаячак. Республикада җәйнең соңгы аенда булачак һава торышы турында «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде, дип яза Татар-информ.
«Августның икенче декадасында Татарстанда температура кимү көтелә, көндез — 20 градус тирәсе», — диде синоптик.
Шувалов сүзләренчә, җәйнең соңгы аеның өченче декадасында температура нормага якын була. Явым-төшем нигездә августның беренче декадасында көтелә, икенче декадага да бераз кагыла. Алга таба явым-төшем күләме аз була.
Синоптик августта көчле эсселек көтелми, дип ассызыклады.
«Температура 25-30 градус тирәсендә торачак, әмма аннары кими башлаячак», — дип йомгаклады сүзен Шувалов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев