Синоптик Шувалов киләсе атнада Татарстанда температура төшәчәген әйтте
Явым-төшем көтелә.
Татарстанда бу атна ахырына кадәр уртача җылы, явым-төшемнәрсез һава торышы саклана. Бу хакта «Метео» һава торышы үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Атна ахырына кадәр республикада һава температурасы көндез +20 градус чамасы булачак. Яңгырлар атмосфера фронты белән дүшәмбе генә киләчәк. Башта явым-төшемнәр Казанда, аннан Чаллыда була», — дип сөйләде синоптик.
Ә дүшәмбегә фаразланган яңгырдан соң, һава торышы бераз төшәчәк, — дип кисәтте Шувалов.
«Тик ул чыннан да аз гына — өч-биш градус чамасы гына төшәчәк. Көндез температура +15..+18 градуска төшә һәм бу озакка сузылмаячак», — диде ул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев