Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Синоптик октябрь башында Татарстанда әбиләр чуагы булачагын әйтте

Бу чорда явым-төшемнәр көтелми, аяз һәм коры һава торышы булачак.

2 — 6 октябрьдә Татарстанда кабат әбиләр чуагы була. Бу көннәрдә һава температурасы 16 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» га «Метео» һава торышы үзәге синоптигы Александр Ильин.

«2 — 6 октябрь көннәрендә Татарстанда җылытачак. Һава температурасы кабат +13..+16 градуска күтәреләчәк. Бу чорда явым-төшемнәр көтелми, аяз һәм коры һава торышы булачак», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, Идел буе федераль округының көньягында һава температурасы 20 градустан та югары була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев