Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Синоптик Ильин Татарстанда «әбиләр чуагы» кайчан башланачагы турында сөйләде

Татарстанда сентябрь башында шактый җылы булачак.

Татарстанда 1 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр коры һәм кояшлы һава торышы урнашачак. «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Татарстанда сентябрь башында шактый җылы булачак. 1 сентябрьгә каршы төндә явым-төшем зонасы Пермь краена китә, ә Татарстанның күп өлеше явым-төшемсез зонада булачак. Көзнең беренче көнендә һава температурасы +12..+17 градус, ә көндез +21..+25 градус тәшкил итәр дип көтелә. Тулаем алганда, беренче ункөнлектә температура +20..+22 градуска, кайбер көннәрдә аязганда +23..+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу декада тулысынча коры һәм кояшлы булыр, мөгаен», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, ул беренче ункөнлектән соң республикага салкын атмосфера фронты киләчәген һәм температураның түбәнәячәген (күпмегә икәнен әлегә фаразлау кыен) искәртте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев