Синоптик бу ялларда Татарстанда беренче кар явуын фаразлады
Татарстанда юеш кар явуы көтелә.
Ял көннәрендә, 27 һәм 28 сентябрьдә, Татарстанда юеш кар явуы көтелә. Җиргә яткач, ул шунда ук эреп бетәчәк, дип фаразлый «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.
«Гадәти беренче кар ноябрьнең икенче яртысында булачак. Әлегә аңа кадәр ерак. Алдагы ялларда яңгырларга юеш кар кушылу ихтималы зур. Әмма җиргә төшкәч тә, ул шунда ук эреп бетәчәк», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев