Салют һәм «КВАТРО» төркеме: Түбән Камада Шәһәр көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды
Бәйрәм 21:30 да салют белән тәмамлана.
20 сентябрьдә Түбән Кама 59 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм ике мәйданчыкта узачак: «Гаилә» паркында һәм «Манзара» сәүдә үзәге янында. Бәйрәм көне «Милләт кроссы» кысаларында Шинчылар проспекты буйлап массакүләм йөгерүдән башланачак.
12 дән 16:00 гә кадәр «Гаилә» паркында интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, күчмә һәм өстәл уеннары, яшь осталар ярминкәсе, балалар коллективларының концерт программасы, ярышлар, ачык тренировкалар, атларда һәм понида йөрү, ГТО нормативларын тапшыру һәм башка кызыклы активлыклар оештырыла.
14 сәгатьтән «Манзара» да бәйрәм башлана: гастрономия фестивале, авыл җирлекләре тарихы күргәзмәсе, МХО зонасыннан китерелгән экспонатлар күргәзмәсе, яшь парларны хөрмәтләү, авто- һәм мотокүргәзмә, «Автозвук» фестивале, гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан, ашыгыч ярдәмнән, янгын сүндерүчеләрдән һөнәри юнәлеш бирү. 15-18 сәгатьләрдә җирле артистлар катнашында бәйрәм концерты була. Шулай ук аерым уңышларга ирешкән укучыларга РФ паспортлары тапшыру, яшь парларны хөрмәтләү тантанасы да үткәреләчәк.
Кичен түбәнкамалылар өчен читтән килгән артистлар: Марат Галимов һәм Линара Батталова (18:00-19:00), «КВАТРО» төркеме (19:00-20:00), 3-ий Январь башкаручысы, җырчы Адлер Коцба (20:00-21:00) чыгыш ясаячак.
Бәйрәм 21:30 да салют белән тәмамлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев