Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Сайлауларда тавыш биреп, район тормышына үзгәреш кертә аласыз

14 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узачак.

Бу көнне без Татарстан Рәисен һәм 7 мең 663 җирле депутатны сайлыйбыз.

Җирле хакимият — безгә иң якын торган идарә органы. Кайсы урамнарны төзәтү, кайсы мәктәпләрне ремонтлау, кайда спорт мәйданчыгы төзү — моның барысы да депутатлар карарына бәйле. Бу карарлар безнең көндәлек тормышыбызга турыдан-туры тәэсир итә.

Депутатлар шулай ук авыр хәлләрдә ярдәм итәләр. Эш эзләүдә, фатир алуда, дарулар табуда аларга мөрәҗәгать итәргә була. Пенсия, хокукый мәсьәләләр буенча киңәш бирәләр. 

Яхшы депутатны сайлап, сез үз йортыгыз, урамыгыз, районыгыз өчен файдалы булырга мөмкинсез.

Сайлауда төп сәяси фиркаләр катнаша: «Бердәм Россия», «Яңа кешеләр», ЛДПР, КПРФ, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен», «Россия коммунистлары» һәм «Социаль гаделлек өчен» пенсионерлар фиркасе.

Фиркаләрдән тыш, бәйсез кандидатлар да бар. Бу сезгә күңелегезгә хуш килгән кандидатны табу мөмкинлеге бирә.

Истә тотыгыз: партия — гомуми юнәлеш бирә, әмма эшне сезнең округтагы депутат башкара. Шуңа күрә кандидатның фиркасе генә түгел, шәхси үзенчәлекләре дә мөһим: аның эш тәҗрибәсе, кыйммәтләре һәм районны үстерү планы.

14 сентябрьдә сайлау участогыгызга килеп тавыш бирегез. Районыгызның киләчәге сезнең тавышка бәйле!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев