Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме билгеле

Социаль фонд системасында исәптә торучы пенсионерлар саны 2025 елның 1 гыйнварына 41 169 796 кеше тәшкил иткән.

Агымдагы ел башына Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсиясенең уртача күләме аена 13,5 мең сумнан аз гына артыграк тәшкил итә. Бу турыда Россиянең социаль фонды мәгълүматларыннан билгеле булган. РИА Новости шул хакта яза.

Мәгълүматларга караганда, Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме 2025 елның 1 гыйнварына 13 511,94 сум дәрәҗәсендә тора. Шул ук вакытта инвалид балаларга һәм балачактан I төркем инвалидларга социаль пенсиянең уртача күләме аена 20 153,9 сум тәшкил итә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Социаль фонд системасында исәптә торучы пенсионерлар саны 2025 елның 1 гыйнварына 41 169 796 кеше тәшкил иткән. Социаль пенсияләрне 3 466 291 россиялегә түлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев