Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә минималь хезмәт хакын 55 процентка — 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә

Искәртик, 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы россиялеләр өчен 19242 сум тәшкил итә.

Дәүләт Думасында минималь хезмәт хакы күләмен 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. Искәртик, 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы россиялеләр өчен 19242 сум тәшкил итә. 2022 елга караганда, ул 18,5 процентка арткан. Бу хакта «Известия» газетасы яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Әмма минималь хезмәт хакын арттыру турында проект әзерләгән хезмәт комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов ул инфляция һәм санкцияләр аркасында халыкның керемнәре кимү шартларында россиялеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип саный. Закон проекты хупланган очракта "Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында«гы законга кертелергә мөмкин.

Санкция шартларында хакимиятләр россиялеләрнең керемнәре турындагы сәясәтне яңадан карарга тиеш, диде Нилов. Беренче эш итеп, хезмәткәрләрнең һәм балаларның лаеклы тормышын тәэмин итәрлек минималь хезмәт хакы күләмен билгеләргә кирәк. Закон преоктына аңлатма документында минималь хезмәт хакы күләмен 2025 елның 1 гыйнварыннан 30 мең күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә.

Закон проекты авторы ассызыклаганча, Россиядә минималь хезмәт хакы күләме түбән булу аркасында тулаем эчке продукт үсеше акрыная һәм «икътисадның күләгә сегменты» барлыкка килә, шулай ук социаль киеренкелек көчәя.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев