Россиядә Кызыл китаптагы сирәк гөмбәләрне җыйган өчен кырыс җәзалар гамәлдә
Исемлектә 41 төргә якын гөмбә бар.
2023 елның октябреннән Россиядә Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне җыюны тыю гамәлгә кертелгән. Бу хакта RT искәртә.
Исемлектә 41 төргә якын гөмбә бар. Алар арасында — вакланучы чебен гөмбәсе, хуш исле пәрәвез гөмбәсе, вешенка небродийская, җәйге трюфель, шишкогриб хлопеньеножковый, чүкелгән төп гөмбәсе һәм тамыр сөюче трутовик.
Тыюны үтәмәгән өчен төрле җәзалар каралган. Очраклы рәвештә җыйган өчен 2,5 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф яный, ә аңлы рәвештә җыйган өчен — дүрт елга кадәр мәҗбүри эшләр һәм миллион сумга кадәр штраф.
Белгечләр шулай ук мондый гөмбәләрне бер төркем затлар белән саткан өчен тугыз елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 3 миллион сумга кадәр штраф кебек җәза билгеләргә мөмкиннәр, дип кисәтте.
Моннан тыш, әгәр кеше аңлы рәвештә Кызыл китаптагы гөмбәләрне җыйса һәм социаль челтәрләрдә табышының фотоларын яки видеоларын урнаштырса, аңа алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм 2 миллион сумга кадәр штраф яный.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев