Россиядә эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе 21 мең сумнан артып киткән
Ел башы белән чагыштырганда, түләүләр 250 сумга диярлек арткан.
2025 елның 1 апреленә Россиядә эшләүче пенсионерлар пенсиясенең уртача күләме аена 21 080 сум тәшкил иткән. Россия Федерациясе Социаль фонды мәгълүматларында шулай диелә, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Ел башы белән чагыштырганда, түләүләр 250 сумга диярлек арткан. Пенсиянең артуы гамәлдәге индексация системасын һәм агымдагы макроикътисади параметрларны чагылдыра. Искәртеп үтәбез, фонд мәгълүматларына караганда, илдә пенсионерларның гомуми саны 40,9 миллионнан артып китә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев