Россия халкы яңа ел бәйрәмнәрендә — 12, ә май бәйрәмнәрендә 6 көн ял итәчәк
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2026 елда ял көннәрен күчерү турында карарны раслады.
3 һәм 4 гыйнвар шимбә-якшәмбегә туры килә, шуңа күрә бу көннәр 9 гыйнварга — җомга көненә һәм 31 декабрьгә — пәнҗешәмбегә күчерелә.
Хезмәт кодексы нормаларын исәпкә алып, 2026 елда Россия халкын озакка сузылган яңа ел каникуллары көтә — алар 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына тикле дәвам итәчәк. Моннан тыш, ялларның өстәмә чоры да расланган: 21 — 23 февраль, 7 — 9 март, 1 — 3 май һәм 9 — 11 май, шулай ук 12 — 14 июнь.
Шулай ук 4 ноябрь һәм 31 декабрь дә өстәмә ял көне була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев