Радмир Беляев Түбән Каманың мактаулы кешеләре белән очрашты
Очрашу бәйрәм табыны артында узды.
Республика көнендә Радмир Беляев Түбән Каманың мактаулы кешеләре белән очрашты. Очрашу бәйрәм табыны артында узды. Түбән Кама шәһәр Советына депутатлыкка кандидат билгеләп үткәнчә, уңайлы шартларда җылы әңгәмә район тормышы турында фикер алышырга, җыелганнарның энергия һәм ышанычын арттырырга мөмкинлек бирде. Ә бәйрәм атмосферасын шәһәрнең иҗат коллективлары тудырды.
«Шәһәр буйлап барганда бөтенесе дә шәһәрнең матурлыгына, киң проспектларына, ландшафт архитектурасына соклана. Бу безнең беренче төзүчеләребез, аксакалларыбызның зирәклеге аркасында мөмкин булды», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев