Радмир Беляев Түбән Камада җылылык бирү сроклары турында сөйләде
Йортларга җылылык бирә башлау һава торышына бәйле, әмма халык үтенече буенча иртәрәк башланырга да мөмкин.
16 сентябрьдә Түбән Камада балалар бакчаларына этаплап җылылык бирү башланды, аннары хастаханәләрне һәм мәктәпләрне тоташтырачаклар, дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев «эшлекле дүшәмбе»дә.
Йортларга җылылык бирә башлау һава торышына бәйле, әмма халык үтенече буенча иртәрәк башланырга да мөмкин, дип ачыклык кертте Беляев.
«Бүгеннән Түбән Камада Шәһәр һәм район балалар бакчаларына акрынлап җылылык бирү башланды. Процесс этаплы булачак. Шуны аңларга кирәк, бу тиз процесс түгел — атна дәвамында балалар бакчаларына, ә алга таба — хастаханәләргә һәм мәктәпләргә этаплап җылылык биреләчәк. Көндезге температура +8 градуска җитү белән, күпфатирлы йортларда җылы бирелә башлаячак. Әмма халык соравы буенча моны иртәрәк тә эшләргә мөмкин. Мин түбәнкамалылардан бу уңайдан үз фикерләрен әйтүләрен сорыйм. Һәрхәлдә, киләсе атнада барлык йортларда җылыту системаларын су белән тутыру һәм һаваны чыгару башланачак, бу кирәкле вакытта җылылык тоташтыру процессы шома узсын өчен кирәк», — дип хәбәр итте Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев