Радмир Беляев Түбән Камада юлларны ремонтлау барышын бәяләде
Юлларны ремонтлауга контрактлар «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төзелде.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радмир Беляев Түбән Камада юл эшләренең барышы белән танышты.
Быел гамәлдәге юл челтәре участокларына 1,5 млрд сумнан артык ремонт ясалачак. Юлларны ремонтлауга контрактлар «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төзелде.
Төбәк әһәмиятендәге «Чистай» юлындагы авария участогын 170 млн сумга тәртипкә китерәчәкләр. Планнарда Соболеково сәнәгать юлын төзекләндерү. Белгечләр әлегә планны эшли.
«Бу мәсьәлә оператив хәл итүне таләп итә. Зур финанслар кирәк булуга карамастан, моның белән һичшиксез шөгыльләнәчәкбез. Бәяләүләр буенча, сәнәгать юлы гына да бюджетка 1,5 млрд сумга төшәчәк. Һәрхәлдә, бу мәсьәләләрне этаплап республика алдына куярга, хәл итү юлларын табарга кирәк», — диде Радмир Беляев.
Хәзер шәһәрдә юллардагы чокырларга карта ысулы белән ремонт ясыйлар. Эшчеләр көн саен ике сменада яңа разметка ясый. Юл-урам челтәрен тәртипкә китерәләр, магистраль участокларны, шулай ук алты авыл торак пунктындагы юлларны ремонтлыйлар.
«1,6 км дамбада ремонтны дәвам итәбез, анда бик күп дача ширкәтләре бар. Шулай ук бездә Студентлар урамы, «Түбән Кама термалары» районында, Мурадьян урамында эшләр алып барыла, өстәвенә «Безнең ишегалды». Эшләрнең сыйфатын, срокларын күзәтәчәкбез. Юл инфраструктурасына өстәмә финанслар җәлеп итүне дәвам итәчәкбез, чөнки сыйфатлы имин юллар — безнең өстенлегебез», — дип ышандырды шәһәр җитәкчесе.
Дамбадагы юлны реконструкцияләүнең икенче этабы — проектлау стадиясендә. 1,5 км озынлыктагы участокны ремонтлау планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев