Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Радмир Беляев Түбән Кама халкын мәктәп ишегалларына кертүне тәэмин итәргә кушты

Шул ук вакытта әлеге мәйданчыкларның иминлеген, сакланышын һәм чисталыгын тәэмин итәргә кирәк, ди җитәкче.

Түбән Каманың яңа микрорайоннарында яшәүчеләрнең үтенечләре буенча, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радмир Беляев Башкарма комитетка һәм мәгариф идарәсенә халыкның мәктәп ишегалларына керүен тәэмин итәрлек тәртип эшләргә кушты.

Мәсәлән, шәһәрнең 47 һәм 49 нчы микрорайоннарында яшәүче түбәнкамалылар социаль челтәрләрдә яңа җитәкчегә 36 нчы мәктәп территориясенә балаларга керү мөмкинлеген ачуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Әйтүләренчә, районда парклар һәм скверлар булмаганлыктан, балаларга уйнарга урын юк.

«Мин яңа микрорайоннарда яшәүчеләрдән күп мөрәҗәгатьләр алдым: анда ял итү өчен яшел зоналар җитми. Безнең мәктәп территорияләре бар. Башкарма комитет һәм мәгариф идарәсеннән халык мәктәп ишегалларына йөри алсын өчен кагыйдәләр эшләвен сорыйм. Шул ук вакытта әлеге мәйданчыкларның иминлеген, сакланышын һәм чисталыгын тәэмин итәргә кирәк», — дип белдерде Радмир Беляев «эшлекле дүшәмбе»дә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев