Радмир Беляев Татарстан Рәисен сайлауларында тавыш бирде
Сайлаулар — бик мөһим сәяси вакыйга.
Радмир Беляев Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатлар сайлауларында тавыш бирде. НТР 24 телеканалына биргән интервьюсында ул муниципалитетның, республиканың киләчәге һәм тормыш сыйфаты халык сайлавына бәйле, дип билгеләп үтте.
«Сайлаулар — бик мөһим сәяси вакыйга. Без Татарстан Республикасы Рәисен сайлыйбыз. Депутатлар корпусы, шәһәр һәм район советы төзелә. Нигездә, бу кешеләргә иң якын булган хакимият дәрәҗәсе. Якын киләчәк һәм тормыш сыйфаты безнең халыкның кемне сайлавына бәйле. Барлык кандидатлар да зур сайлау алды эше уздырды. Безнең шәһәр, район һәм республика алга гына барыр дип уйлыйм».
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев