Радмир Беляев Аркадий Новиков белән Түбән Камада ресторан ачу турында фикер алышты
Түбән Кама мэры Радмир Беляев Мәскәүдә эш командировкасында шәһәрдә һәм районда проектларны гамәлгә ашыруга кагылышлы эшмәкәрләр белән берничә очрашу уздырды.
Ресторатор Аркадий Новиков белән Радмир Беляев Түбән Камада ресторан ачу мөмкинлеге турында фикер алышты — мэр сүзләренчә, ул шәһәр инфраструктурасын көчәйтергә һәм җәмәгать туклануы сегментын үстерергә мөмкин.
Бизнесмен Роман Троценко белән башка шәһәрләргә тиражлау перспективасы белән «Минем Түбән Кама» кушымтасын булдыруны финанслашу турында алдан килешүгә ирешелде, дип сөйләде мэр.
«Түбән Кама үсеш өчен зур потенциалга ия, һәм безнең бурыч — әлеге потенциал реаль проектларга әверелсен өчен шартлар тудыру», — дип язды Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев