Радмир Беляев «Абилимпикс»та Түбән Кама һәм Татарстанны тәкъдим иткән СВО ветераннары белән очрашты
Мондый чемпионатлар — хәрби хәрәкәтләр ветераннарын тыныч тормышка җайлаштыру буенча масштаблы эшнең бер өлеше.
Махсус операциянең өч ветераны СВО катнашучылары өчен «Абилимпикс» беренче илкүләм чемпионатыннан кайтты. Артур Барабанов «Слесарь эше» дисциплинасында яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм беренче урын алды, Рихат Бәширов һәм Александр Ларионов «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү» компетенциясендә ярышты.
«Абилимпикс» триумфаторлары белән Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев очрашты, катнашучылар ярышларның иң кызыклы мизгелләре һәм кыенлыклар турында сөйләде.
Чемпионатта Рихат Бәширов та лаеклы чыгыш ясады. Призерлар исәбенә эләгү насыйп булмаса да СВО ветераннары өчен мондый чемпионатларда катнашу инде үзе бер вакыйга һәм истәлек.
Мондый чемпионатлар — хәрби хәрәкәтләр ветераннарын тыныч тормышка җайлаштыру буенча масштаблы эшнең бер өлеше. Аларны «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре җитәкли һәм озатып бара. Аларга эшләрендә, яңа һөнәр алуда ярдәм итәләр. Артур Барабанов республикада җиңгәннән соң «Абилимпикс»та Татарстан җыелмасын тәкъдим итәргә китәчәк, аңа Мәскәүдә узачак илкүләм чемпионатта да чыгыш ясарга туры киләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев