Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Пенсионерларны алдыйлар

72 яшьлек түбәнкамалы хатын-кыз алдартазларга шактый суммада акча күчергән.

Пенсионер ханым, үзен «Россия Почтасы» һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган аферистларга ышанып, акчаларыннан колак каккан. Алдартазлар үзләрен «Россия почтасы» хезмәткәре дип таныштыра. Янәсе, түбәнкамалы исеменә посылка килгән һәм аны алу өчен паспорт мәгълүматларын телефон аша гына җиткерергә кирәк. 

Шуннан соң шәһәрдәшебезгә «хокук саклау органнары хезмәткәрләре» шалтыратып, пенсионер хатын-кызны банк счетларына куркыныч янавына һәм акчаларын саклау өчен яңа банк картасын рәсмиләштерергә кирәклегенә ышандырганнар. Алар җитәкчелегендә түбәнкамалы бу яңа картага 490 мең сум күчергән, шуннан соң, шалтыратучыны тыңлап, аны янәсе «курьер»га блоклау өчен тапшырган. 

Икенче көнне алдартазлар зыян күрүчене тагын 180 мең сум күчерергә күндерәләр. Берничә көннән соң гынә, акча күчерелгән карта кире кайтарылмагач, шалтыратулар тукталгач кына, хатын-кыз үзен алдаганнарын төшенеп, полициягә мөрәҗәгать итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев