Октябрь уртасында температура климат нормасыннан югарырак булачак
Төбәктә һаваның уртача температурасы климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә.
2025 елның 11 октябреннән 20 октябренә кадәр Татарстан территориясендә чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, төбәктә һаваның уртача температурасы климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Чагыштыру өчен: елның бу вакыты өчен күпьеллык норма Татарстан буенча +5,4 градус тәшкил итә.
Элегрәк синоптиклар хәбәр иткәнчә, тулаем алганда октябрь аенда һава температурасы климат нормасына якын, ә явым-төшем күләме гадәттәгедән түбәнрәк булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев