Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Мөмкинлекләре чиксез булуны дәлилләп

Түбән Камада инклюзия юнәлешендә эш дәвам итә.

Икенче төрле әйткәндә, физик үсеш ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның тормышын активлаштыру, аларны үстерү, социумга чыгару буенча төрле эшләр алып барыла. Шуларның берсе — рәсем ясау.

Остаханә Студентлар урамындагы 13 йортта урнашкан. Мөмкинлекләре чикле балалар атнасына ике тапкыр бирегә җыела. «Мин — рәссам» дип исемләнгән дәресләр инде икенче ел алып барыла. Әлеге иҗади проект коммерцияле булмаган «Игелекле Түбән Кама» оешмасы һәм мөмкинлекләре чикле булган балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе белән берлектә оештырылган. 

Рәсем дәресләрен алып баручы Людмила Шушкова әйтүенчә, биредә ниндидер кагыйдәләр, катгый таләпләр юк. Дәрес саен балаларга билгеле бер тема бирелә, бала аннан читкә тайпылса да, бернинди куркыныч юк. Монда һәркем ирекле рәвештә иҗат итә ала. «Бирегә төрле балалар йөри, аларның диагнозлары да төрле. Һәркайсы үзенчәлекле, һәрберсенең үз холкы. Кемдер, мәсәлән, песиләр генә ясый. Билгеле бер тема буенча эшлисе килмәсә, үзе теләгән рәсемне ясый ала. Без аларның ихтыяҗларын исәпкә алабыз. Акварель буяулармы, гуашьмы, карандашлармы, рәсем техникаларын да алар үзләре сайлый, безнең бурыч — аларга ярдәм итү генә», — ди Людмила Шушкова. 

Самат Гарифуллин бик тырышып кәгазьгә биючеләр сурәтен төшерә. Ул үз рәсемендә дәреснең темасы итеп сайланылган Сабантуй мизгелләрен чагылдырырга тырыша. Самат остаханәгә еш килә һәм бик теләп иҗат итә. «Минем бу рәсемдә татар милли киемнәре кигән ике биюче. Алар Сабантуйда чыгыш ясыйлар. Биючеләрнең хәрәкәтләрен, костюмнарының матурлыгын күрсәтергә тырышам. Укытучы апа барысын да анлатты, киемнәр төсле-төсле, игътибарны җәлеп итәрлек булырга тиеш, дип әйтте», — дип сөйләде безгә яшь рәссам. 

Рәсем сәнгате мөмкинлекләре чикле балаларның сәләтләрен үстерүдә әһәмиятле роль уйный. Моннан тыш, алар биредә бер-берсе белән аралаша, уңышлары белән уртаклаша, үз көчләренә ышана башлый. Иҗади эшләренең нәтиҗәсе буларак күргәзмәләр оештырыла. Алар әлеге остаханәдә генә түгел, шәһәркүләм чараларда да куела. Үзләре ясаган рәсемнәрне күргәзмәдә күреп, балалар тагы да канатланалар, тырышлыкларын югары бәяләгәннәре өчен куаналар, ди оештыручылар. Узган ел балаларның рәсемнәре кергән календарь да чыгарганнар әле. 

«Минем кызым Алия бу рәсем дәресләренә бик теләп йөри. Ул мәктәптә дә укый, төрле түгәрәкләргә дә йөри, тренажерларда шөгыльләнә. Ләкин остаханәне дә калдырмый. Атнасына ике тапкыр киләбез монда. Бу дәресләрдән соң ул тынычланып, ял итеп кайта. Мин аның сәламәтлегендәге үзгәрешләрне күрәм һәм бик шатланам», — ди Эльвира Шапошникова. Инклюзив остаханәгә балалар гадәттә ата-аналары белән килә. Алар да монда рәсем сәнгате белән шөгыльләнә алалар. Үзләре генә килеп, иркенләп рәсем ясарга да була. Күпчелек очракта бу әни кешеләр. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар үстерүче аналар өйләреннән чыгып, остаханәдә тормыш мәшәкатьләреннән арынып, берникадәр вакытларын иҗатка багышлый алалар. 

Әйтергә кирәк, түгәрәккә йөрүчеләр саны артып тора. Остаханә беренче айларын эшли башлаганда анда 3-4 кеше шөгыльләнсә, хәзер инде бу сан 40 кешедән арткан. Диагнозы булмаган сау-сәламәт балаларга да килергә була.

«Мин — рәссам» проектыннан тыш, Түбән Камада «Мин — кулинар», «Мин — фотограф» проектлары да эшләп килә икән. «Безнең балалар белән фотосурәт буенча педагог та эшли. Объектив аша ул балаларга табигатьнең, кешеләрнең матурлыгын күрергә өйрәтә. Балаларда туган якка, Түбән Камага карата, табигать һәм хайваннарга карата җылы хисләр туа», — ди «ИгелеклеТүбән Кама» оешмасы рәисе Алинә Вәлиева. 

Тагын бер яңа проект — «Шәһәрнең изге бакчасы» дип исемләнә. Аның кысаларында балалар үзләре үстергән чәчәк үсентеләрен «Гаилә» паркына алып чыгып, күчмә вазоннарга утыртачаклар. Шуннан соң даими рәвештә паркка килеп, аларны тәрбияләп, карап торачаклар. Бу бер яктан балаларда җаваплылык хисе тәрбияләсә, икенче яктан аларны социальләштерү юнәлешендә зур адым булып тора.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев