Миңнеханов ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгытуга өлеш кертү мөмкинлеге белән горурлануын белдерде
Киләсе елда республикада «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» форумы үтәчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша киләсе елда «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашучыларны сәламләде.
«Бүген Россия ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Һәм Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, әлеге багланышларны ныгытуга үз өлешен кертү мөмкинлеге белән горурлана», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Киләсе ел чаралары («Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы») лаеклы дәрәҗәдә уздырылыр, ә республика кунаклары бай мәдәният һәм җылы кунакчыллык белән ләззәтләнә алыр, дип ышанам», — дип белдерде ул.
«Бездә, Татарстанда әйтүләренчә, хәерле сәгатьтә! Форумда катнашучыларга уңышлы эш телим», — дип йомгаклады ТР Рәисе.
фото: видеодан скриншот
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев