«Мин төшенкелеккә бирелмим»: Фирдүс Тямаев үзенең куркыныч диагнозы турында сөйләде
Хәзер ул тикшерүләр уза.
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең диагнозы турында сөйләде. Җырчыда онкология тапканнар.
«Миндә калкансыман бизнең ике ягында да онкология таптылар. Мин барлык анализларны тапшырдым, төшенкелеккә бирелмим. Бергә булганда, без барысын да җиңәбез. Хәзер мин тикшерүләр узам. Хәтта Питерда операция ясау турында сөйләшүләр дә булды. Без әлегә туктадык, күзәтергә куштылар», — дип сөйләде Тямаев «Шәһри Казан» басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә.
2021 һәм 2023 елларда артистның уң аягына ике операция ясаганнар иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев