Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Милләтнең киләчәге алар кулында

14 ноябрьдә башкалабыз Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә мәктәп укучыларының «Ыру агачы» республикакүләм икенче фәнни конференциясе булды.

Анда республикабызның төрле районнары һәм шәһәрләреннән укучы балалар, аларның фәнни эш җитәкчеләре, ата-аналар, галимнәр катнашты.

Түбән Кама данын 31 нче мәктәп һәм 2 нче гимназия укучылары яклады. Конференция эше ике секциягә бүленеп барды. 

Беренче секциядә укучылар үзләренең туган як тарихын өйрәнүгә багышланган эзләнүтикшеренү эшләрен якладылар. Икенче секциядә традицион мәдәниятне өйрәнгән укучылар чыгыш ясады. Беренче секциядә уңышлы чыгыш ясап, шәһәрнең 2 нче гимназия укучысы Полина Харитонова 2 нче урынга лаек булды. 31 нче мәктәп укучысы Милана Савельева да икенче секциядә 2 нче урынны алды. Кызларны шундый җитди чарага әзерләгән фәнни җитәкчеләрен зур уңышлары белән котлыйбыз.

Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев