Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Метеоролог: Татарстанда аномаль җылы октябрь

Эксперт билгеләп үткәнчә, инде 7 ел рәттән октябрь аенда һава торышы гадәттәгедән җылырак.

Метеоролог Татарстанда аномаль җылы октябрь турында белдерде. КФУның экология, биотехнологияләр һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Аүхәдиев сүзләренә караганда, октябрьнең беренче һәм икенче декадаларында уртача айлык температура нормадан 1 градустан артыграк булган.

Эксперт билгеләп үткәнчә, инде 7 ел рәттән октябрь аенда һава торышы гадәттәгедән җылырак.

Аның фаразы буенча, айның соңгы декадасы шулай ук циклон аркасында аномаль җылы булачак. Төннәрен җир өслеге суынмый һәм уңайлы температура фоны формалаша, дип хәбәр итә КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев