Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Метеоролог февральнең Татарстанда нинди булачагын сөйләде

Явым-төшем климат нормасыннан 1,5 тапкыр артыграк булачак.

Татарстанда кышның соңгы ае чагыштырмача җылы булыр дип фаразлана. Һаваның уртача температурасы нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.
Шул ук вакытта, февральдә явым-төшем климат нормасыннан 1,5 тапкыр артыграк булачак, дип яза «Метеовести» порталы.

1, 2 һәм 3 февральдә Татарстанда кар, буран булырга мөмкин. Көндез һава температурасы −2..-7 градус тәшкил итәчәк. Төнлә термометр баганалары −10 градуска кадәр төшәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев