Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Марат Хөснуллин: Яңа илкүләм проект торак пунктларын берләштерәчәк

Россиядә «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты башланды.

Ул барлык торак пунктларны транспорт челтәре белән тоташтырачак. Моңа РФ Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» да «Төньяк — Көньяк» транспорт коридоры сессиясендә ишарә итте.

«Илкүләм проект буенча барлык халыкара юллар төзелешенең алты еллык планын эшләделәр. Барлык халыкара коридорларны, федераль, төбәк һәм муниципаль юлларны бер зур программага керттек», — диде Хөснуллин.

Аның сүзләренчә, программаның төп максаты — юлларда йөк һәм җиңел машиналарның максималь тизлеген тәэмин итү. Шулай ук чик буе пунктларына илтүче юлларны норматив хәлгә китерү күздә тотыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев