«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк
Бүген акциягә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да кушылды.
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» масштаблы хәйрия акциясе дәвам итә. Ул күп балалы гаиләләрдә, махсус хәрби операция катнашучылары гаиләләрендә тәрбияләнүче һәм тәрбиягә алынган балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Быел 40 меңгә якын укучыга ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
Аның сүзләренчә, 47 222 беренче сыйныф укучысының 8 меңнән артыгы ярдәмгә мохтаҗ. Мәктәп комплектлары шулай ук республиканың барлык районнарындагы 2-11 сыйныф укучыларына тапшырылачак. Бу хакта «Бердәм Россия» нең Татарстандагы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген акциягә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да кушылды. Ул махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре белән аралашты. Алар арасында Хидировлар гаиләсе дә булды. Гаиләдә биш бала, шуларның икесе — мәктәп укучысы. Светлана Хидирова көллияттә укытучы булып эшли. Аның ире хәзерге вакытта яраланганнан соң дәвалана.
Депутат шулай ук Мария Әхмәтҗанова белән дә очрашты. Аның кызлары Аделина һәм Амелия уку елына әзерләнә. Кызларның әтисе Руслан махсус операция зонасында һәлак булган. Алты бала тәрбияләүче Измайловлар гаиләсе дә программада катнашты.
«Соңгы елларда без әтиләре хәрби хәрәкәтләр зонасында булган гаиләләргә зур игътибар күрсәтәбез. Бу гаиләләрнең башлыгы бүген безнең Россия мәнфәгатьләрен яклый, сәламәтлеге, патриотлыгы, батырлыгы белән Россиянең иң көчле һәм җиңелмәс ил булуын исбатлый. Без геройларыбызга ярдәм күрсәтергә, шул исәптән аларның балаларына булышырга тиеш», — дип ассызыклады Татьяна Ларионова.
«Әтиләре әйләнеп кайтмаган яки яраланып кайткан гаиләләргә аеруча зур игътибар бирелә. Шуңа күрә ярдәмгә мохтаҗ балалар саны арта бара», — дип билгеләде ул.
Казанда мәктәп җыелмаларын тапшыру 20 августта башланачак һәм республика башкаласының мәдәни үзәкләрендә узачак. Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное балаларына да ярдәм күрсәтеләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев