Май бәйрәмнәрендә Түбән Кама балалар хастаханәләрендә дежур табиблар кабул итәчәк
Кичектергесез хәл туган очракта ашыгыч ярдәм бригадасын чакырырга яки кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә.
Түбән Кама балалар поликлиникаларының май бәйрәмнәрендә эш графигы басылып чыкты. Бу хакта Перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай, шәһәрнең барлык балалар поликлиникаларында фильтрда дежур табиблар кабул итәчәк: № 1 (Тукай ур., 37), № 2 (Менделеев ур., 45), № 3 (Студентлар ур., 67).
- 1 һәм 2 майда — 9дан 15 сәгатькә кадәр;
- 3 майда — 8 дән 14 сәгатькә кадәр (8 дән 13 кә кадәр — өйгә чакырулар кабул итү);
- 4, 8 һәм 9 майда — 9дан 15 сәгатькә кадәр;
- 10 майда — 8 дән 14 сәгатькә кадәр (8 дән 13 кә кадәр — өйгә чакырулар кабул итү);
- 11 майда — 9дан 15 сәгатькә кадәр.
Хатын-кызлар консультациясенең эш графигы:
- 3 һәм 10 майда — 8 дән 14 сәгатькә кадәр дежур табиб кабул итә;
Табибны өйгә чакыру өчен диспетчерлык хезмәтенең телефон номерлары:
- 44-77-77,
- 44-77-76,
- 44-77-75,
- 44-77-74,
- 44-77-73,
- 44-77-72.
Кичектергесез хәл туган очракта ашыгыч ярдәм бригадасын чакырырга яки кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев