«Кызыксынучылар елдан-ел арта»
«Умырзая» балалар бакчасында ел саен оештырыла торган төбәкара «Туган тел» гаилә фестиваль-бәйгесе узды.
Конкурс белән кызыксынучылар елданел арта. Быел катнашучы гаиләләр саны 20гә якын.
Бу көнне «Умырзая» бакчасы дистәләгән милли гаиләләр өчен уртак йортка әйләнде. Тугызынчы тапкыр оештырылучы бу күләмле чараның финалында ун команда катнашты. Алар арасында Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Нурлат, Арча шәһәрләреннән, Түбән Кама, Биектау районнарыннан гаиләләр килгән иде.
Фестиваль-бәйгенең төп максаты — милли татар гаилә традицияләре нигезендә туган телгә мәхәббәтне арттыру, гаилә иҗатын үстерү иде.
Фестивальнең жюри әгъзалары — Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Ханов, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов, Татарстан Журналистлар берлеге, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы Фәрит Вагыйзов, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина, мәктәпкәчә белем бирү идарәсе начальнигы урынбасары Гөлнара Вәҗиева, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия директоры Айгөл Гаязова, 74 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, методик берләшмә җитәкчесе Ләйсән Хәйруллина, 43 нче балалар бакчасының татар һәм рус телләре тәрбиячесе Рәзинә Хәбибуллина — чыгышларны бәяләгәндә, катнашучыларның милли образын, үз-үзен тотышын, тел байлыгын, тарихны һәм сәнгатебезне белүләрен, иҗади осталыкларын исәпкә алдылар.
9 ел тарихы булган бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруда үзләреннән матди ярдәм күрсәтеп, гаиләләребезне сөендергән алыштыргысыз иганәчеләребез: Бөтендөнья татар конгрессның Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиевкә, конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Хановка, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешма җитәкчесе Гөлсинә Галиуллинага чиксез рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез.
Быелгы бәйге Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланды. Шул уңайдан, «Умырзая» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында «Батырлык юлы» исеме астында кул эшләре күргәзмәсе, Татарстан халкының хәрби һәм хезмәт батырлыклары турында яңа мәгълүматлар һәм материаллар, Габдулла Тукай әсәрләре, фотозона тәкъдим ителгән иде. Катнашучылар да үзләренең иҗатында әлеге темаларны чагылдырды.
Һәр катнашучы төрле номинацияләрдә җиңүгә иреште, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурс йомгаклары буенча, Түбән Каманың 8 нче балалар бакчасыннан Шәйхетдиновлар гаиләсе абсолют җиңүче булып, Гран-при яулады.
«Халык җыры» номинациясендә 1 нче урынга — Яр Чаллының 49 нчы «Гөлназ» балалар бакчасыннан Гатауллиннар гаиләсе, 2 нче урынга — Түбән Каманың 83 нче балалар бакчасыннан Сәләхетдиновлар гаиләсе, 3 урынга Түбән Каманың 64 нче балалар бакчасыннан Кәрәмовлар гаиләсе лаек булды.
«Нәфис сүз» номинациясендә 1 нче урынны — Түбән Каманың 83 нче балалар бакчасыннан Шәеховлар гаиләсе һәм Түбән Каманың 86 нчы балалар бакчасыннан Закировлар гаиләсе, 2 урынны — Түбән Каманың 15 нче балалар бакчасыннан Исрафиловлар гаиләсе, 3 урынны Нурлат шәһәренең 6 нчы «Кояшкай» балалар бакчасыннан Исмәгыйлевлар гаиләсе яулады.
«Халык биюе» номинациясендә Түбән Кама районы Каенлы авылының «Ромашка» балалар бакчасыннан Галиуллиннар гаиләсе җиңде.
Чарадан соң оештыручылар бик күп җылы сүзләр ишеттеләр. «Катнашучылар да, җанатарлар да бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар, бәйге ахырында тамашачылар үз гаиләләре өчен чын күңелдән җан аттылар», «Искиткеч итеп үткәрелгән чара өчен, барлык оештыручыларга да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең һөнәри осталык, һәр нәрсәгә игътибарыгыз һәм бу чарага куйган көчегез аны чыннан да тылсымлы итте», «Сезнең идеяләрне илһамландыра, аларга юнәлеш бирә һәм тормышка ашыра белүегез бу көнне үзенчәлекле итте. Конкурс бездә бик күп уңай тәэсир калдырды. Ихлас катнашуыгыз һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт!» — дип әйтүчеләр күп булды.
«Мондый чаралар беркайчан да әһәмиятен югалтмаячак, алар гаиләне берләштерә, үзара аңлашып яшәүнең өлкәннәр һәм балалар өчен никадәр мөһим булуын күрсәтә», — дип уртаклаштылар бәйгедә җиңүчеләр.
Гаиләләр нык булса, илебез киләчәге нык булыр! Тату гаиләдә генә балаларыбыз бәхетле булыр! Аларны бәхетле итү — безнең төп бурычыбыз.
Фестиваль чын мәгънәсендә дустанә мохиттә үтте. Аңа югары бәя бирелү әлеге киң колачлы проектны алга таба да оештыру мөһимлеген тагын бер e Фото шәхси архивтан. кат исбатлады.
Лилия Гыймранова,
83 нче балалар бакчасы мөдире, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, «Ак калфак» хатынкызлар оешмасы әгъзасы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев