Кулга кул тотынышып...
Шәһәребезнең 2нче китапханәсе хезмәткәрләре 47нче балалар бакчасында узган бик матур чарада катнашты.
Һәр китапханәнең төп байлыгы — аның китап фонды дисәләр дә, бу байлыктан файдаланучы укучылар булмаса, аның кирәге дә калмас иде. Ә бүген, сер түгел, адәм баласын, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынны, китап белән җәлеп итү өчен, ай-һай, күп көч куярга кирәк. Кызыклы шәхесләр белән очрашулар, китапларга күзәтүләр, интеллектуаль уеннар, квизлар, викториналар — китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап уку культурасын торгызу өчен китапханәчеләргә бар тырышлыкларын, зирәклекләрен эшкә җигеп, төрле форматтагы чаралар үткәрергә туры килә.
Күмәк көч тау күчерә, диләр. Әлеге зур һәм җаваплы эштә балалар бакчалары һәм мәктәпләр ярдәмгә килә. 47нче «Чиякәй» балалар бакчасы белән китапханәбезне җылы, дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Шөкер, ике арага тузан кундырмыйбыз: балалар үзләре дә китапханәбезгә яратып йөри, үзебез дә бик теләп яннарына барабыз. Китаплар белән бәйләп, төрле кызыклы уеннар оештырабыз, яңа басмалар белән таныштырабыз. Әнә шулай нәниләр йөрәгенә ачкыч табарга тырышабыз.
Күптән түгел биредә узган «Керәшенем — дәртле халкым» дип исемләнгән җанлы, эчтәлекле чарада да катнашырга насыйп булды. Бу бәйрәмдә, керәшен оешмасының өлкән буын вәкилләре, балалары бу бакчага йөрүче барлык керәшен гаиләләре, якындагы 19 нчы мәктәп укытучылары һәм дә шулай ук 40, 39, 98 нче балалар бакчалары тәрбиячеләре килеп бик актив катнаштылар. Кунакларыбыз — «Сүрәкә» ансамбленнән Галина Ивановна белән Мария Павловна чыгышлары чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Йолаларны үтәп, аларны киләчәк буынга тапшыру менә шундый талантлы кешеләребез белән кулга — кул тотынышып эшләгәндә генә мәдәниятебез сакланыр!
Әйе, шәһәребездә төрле милләт вәкилләре зур гаилә булып, дус, тату гомер кичерә. Һәр халыкның үзенә генә хас мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Һәркайсы кабатланмас дөнья! Тәрбияче апалары «Чиякәй» балалар бакчасына йөрүче нәниләрне әнә шул серле дөнья белән таныштырып, аның матурлыгын күрергә өйрәтә, сабыйлар күңелендә башка милләт вәкилләренә, аларның гореф-гадәтләренә, телләренә хөрмәт тәрбияли.
Бу юлы исә балалар керәшен халкының тормышы, көнкүреше белән танышты. Малайлар һәм кызлар тәрбияче апалары белән бергә кунакларга керәшеннәрнең уеннарын уйнап күрсәтте, җырларын башкарды.
Сабыйлар рәхәтләнеп «Чүкетә» уенын уйнадылар. Керәшеннәр тупны чүкетә дип йөртәләр икән. Аны, гадәттә, пасха бәйрәмендә йомыркалар җыеп кайткач уйнаганнар. Уен шартлары буенча, идәнгә төсле йомыркалар тезелеп куела. Катнашучылар чүкетә белән атып, йомыркаларга тидерергә тиешләр. Урыныннан кузгалган һәр йомырканы янчыкларга салып куясы. Иң күп йомырка җыючы җиңүче була.
Чарадан без — китапханәчеләр дә читтә калмадык. Кунакларны китапханәбезгә күптән түгел генә кайткан «Белый гусь, летящий к солнцу» китабы белән таныштырдык. Моннан берничә ел элек дөнья күргән әлеге басмада Түбән Кама төзелешенә һәм үсешенә зур өлеш керткән керәшен татарлары турында бәян ителә. Ә алар арасында кемнәр генә юк: укытучылар, музыкантлар, шагыйрьләр, төзүчеләр, табиблар... Затлы китап, аның геройлары турында сөйләвебезне олылар гына түгел, балалар да тын да алмый тыңлады.
Чара һәркемнең күңеленә хуш килде. Кунаклар фикеренчә, мондый кичәләр үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Шәхсән мин дә бу фикерне хуплыйм, сабыйларыбыз күңелендә китапка карата да мәхәббәт уятырга ярдәм итәр дип өстисем килә.
Руфия Медетова, шәһәрнең 2 нче китапханә хезмәткәре
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев