Кондратьев: 12:00 сәгатькә Татарстанда тавыш бирүчеләр саны 34,5 процент тәшкил итә
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза.
Көндезге 12:00 сәгатькә Татарстанда тавыш бирүчеләр саны 34,5 процент тәшкил итә. Бу хакта «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узучы «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
«Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участоклары 89 субъектның 81ендә ачылды. Россия Федерациясендә 55, 5 миллион сайлаучының тавыш бирү мөмкинлеге бар. Татарстанда 2752 участок эшли, тавыш бирү актив бара. Мәскәүдә безнең экстерриториаль участок та эшли. Күптән түгел генә турыдан-туры элемтәгә чыктык. Безнең участокка Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары килгән, алар сайлауларның яхшы оештырылганлыгын һәм сайлаучыларның тавыш бирү процессына зур кызыксынуын билгеләп үтте. Безнең зур сайлау көнебез шулай яхшы гына тәмамланачак, дип ышанам. Көндезге 12:00 сәгатькә Татарстанда тавыш бирүчеләр саны 34,5 процент тәшкил итә. Бу актив тавыш бирүне аңлатучы яхшы күрсәткеч», — дип сөйләде Андрей Кондратьев.
Ул үзенең сайлау участогында, Гагарин урамындагы мәктәптә тавыш бирүе турында әйтте.
«Мин җәмәгать күзәтүчеләреннән сораштым — кәефләре яхшы, алар үзләре тавыш биргән, кешеләрнең сайлау процессына яхшы мөнәсәбәттә булуын билгеләп үтәләр. Сайлаучыларның ачыклыгы һәм ышанычы күзәтүчеләрнең фикеренә һәм әлеге процесска мөнәсәбәтенә бәйле», — дип өстәде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән — 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала — эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев