Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Компанияне Түбән Камада законсыз ком чыгарган өчен 815 мең сум түләргә мәҗбүр иткәннәр

Башта хокук бозу турында Экология министрлыгында халык хәбәр иткән.

Татарстанның Арбитраж суды «Амикрон» җәмгыятен Түбән Камада рөхсәтсез ком чыгарган өчен әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны капларга мәҗбүр итте.

Компания бу карарны Унберенче арбитраж апелляция судына шикаять биргән, ул шикаятьне канәгатьләндермичә калдырган.

Башта хокук бозу турында Экология министрлыгында халык хәбәр иткән, Кама аръягы идарәсе инспекторлары урынга чыккан һәм 3 мең кубометр күләмендәге законсыз карьер тапкан. Экологлар туфракка китерелгән матди зыян күләмен 815 мең сум дип бәяләде.

Фото: ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев