Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе уку елына бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын тәкъдим иттеләр

Документ норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган.

РФ Мәгариф министрлыгы 2025/2026 уку елына Бердәм дәүләт имтиханы минималь балларын раслады. Документ норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».

Киләсе уку елында рус теле һәм җәмгыять белеменнән имтихан тапшыру өчен укучыларга кимендә 42 балл җыярга кирәк була. Информатикадан укучы ким дигәндә 44 балл, география һәм әдәбияттән исә 40 балл җыярга тиеш.

Математика, физика, химия һәм биологиядән имтихан тапшыру өчен кимендә 39 балл булырга тиеш. Тарихтан минималь чикне 35, ә чит телләрдән 30 балл дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дәүләт думасы мәгариф комитеты чыгарылыш укучыларына төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча БДИ һәм дәүләт имтиханнары арасында сайлау мөмкинлеге бирү тәкъдим итүче закон проектын кире какты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев