Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Киләсе атнада Татарстанга «әбиләр чуагы» киләчәк

Бу чорда «әбиләр чуагы»на хас җылы һәм күбесенчә коры һава торышы көтелә.

Татарстанда якындагы көннәрдә циклон йогынтысы сакланачак, шул сәбәпле яңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 5 сентябрьдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак: вакыт-вакыт яңгыр ява, төнлә кайбер районнарда көчле явым-төшем булуы ихтимал.

Урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +18..+ 23 градус тәшкил итәчәк.

6 сентябрьдән һава шартлары әкренләп яхшыра башлаячак. Циклон көнчыгышка киткәч, яңгырлар көнчыгыш районнарда гына яварга мөмкин, калган территориядә явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +19..+24 градус була. Шул ук вакытта төньяктан, төньяк-көнчыгыштан көчле җил фаразлана.

7 сентябрьдә һәм киләсе атна башында төбәк төньяк антициклон тәэсирендә була. Бу чорда «әбиләр чуагы»на хас җылы һәм күбесенчә коры һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +19...+24 градуска кадәр җылыначак, 7 сентябрьдә төнлә +1..+16 градус, атна башында +7..+ 12 градус вәгъдә ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев