Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан фронт яны шәһәрләренә Яңа ел бүләкләре җибәрелде

Гуманитар йөкне республиканың битараф булмаган халкы акчасына җыйдылар.

Казаннан 25 декабрьдә чираттагы гуманитар йөк партиясе китте. Гуманитар колонна Лисичанск, Рубежный һәм Курск өлкәсе балаларына Яңа ел бүләкләре китерәчәк.

Татарстан бүләкләреннән тыш, йөк составына 70 тоннадан артык азык-төлек, кием-салым, беренче кирәкле товарлар һәм шәхси гигиена әйберләр кергән. ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, кием-салым ихтыяҗ буенча җыелган, ә азык-төлек индивидуаль җыелмаларга формалаштырыла.

Гуманитар йөкне республиканың битараф булмаган халкы акчасына җыйдылар. Оештыручысы — республиканың «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте.

«Бүген Татарстаннан инде уникенче партия йөк китә. Быел без 500 тоннадан артык йөк җибәрдек», — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев