Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Казан» агросәнәгать паркында Россиядәге иң зур хәләл ярминкә эшли башлады

Kazan Halal Market ярминкәсе 13-18 майда 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«Казан» агросәнәгать паркында Kazan Halal Market халыкара хәләл продукция ярминкәсе эшли башлады. Чара «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисади форумы көннәрендә уза.

Бу Россиядәге иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгы. Биредә Ислам дөньясы илләренең алдынгы компания-җитештерүчеләренең товарлары тәкъдим ителгән. Быел ярминкәдә Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 150дән артык компания катнаша. Шул исәптән башка илләрдән: Әфганстан, Пакистан, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегалдан да җитештерүчеләр бар.

Мәсәлән, биредә Һиндстаннан һәм Пакистаннан чәй, Казахстаннан карамельле чәк-чәк һәм әйрән, Үзбәкстаннан тәмләткечләр, Татарстаннан бал һәм ат ите сатып алырга мөмкин. Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе Бөтендөнья татар конгрессы әзерләгән «Татар базары» стендына урнаштырыла.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән барлык товарларның һәм хезмәтләрнең төрле сертификацияләүче оешмалардан хәләл сертификатлары бар. Аларны шулай ук өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тикшергән. Агросәнәгать паркы мәйданчыгы комитет тәкъдимнәре нигезендә әзерләнгән: хәләл булмаган продукция булу ихтималы юк ителгән, урынның чисталыгына ирешү өчен бүлмәләр һәм җайланмалар яхшылап чистартылган.

Kazan Halal Market ярминкәсе 13-18 майда 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев