Кама Аланында поселок башлыгын сайладылар
Аның кандидатурасын совет бертавыштан хуплады.
Бишенче чакырылыш Кама Аланы Советы депутатлары 22 сентябрьдә узган беренче сессиядә бистә башлыгын сайладылар. Башлык вазифасын Александр Павлов башкарачак.
Аның кандидатурасын совет бертавыштан хуплады, дип хәбәр итә «Посинформ» җирле басмасы.
Кама Аланы башлыгы урынбасары итеп Татьяна Краснованы сайладылар.
Фото «Посинформ»
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев