Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Юрист ишегалдындагы парковканы күршеләр әйләндереп алса нишләргә икәнен әйтте

Хокук бозу очрагын фото һәм видеога төшерү яхшырак.

Күршеләр парковкада машина кую урынына законсыз нигездә баганалар урнаштырып тимер чыбык яки чылбыр тарттырган очракта йортта яшәүчеләр эксплуатацияләүче оешмага мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта «Татар-информ» га Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр итте.

«Эксплуатацияләүче оешмага (торак-эксплуатация конторасы яки торак милекчеләре ширкәте) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул парковкада урнаштырылган әйберләрне алып куярга тиеш. Әгәр дә мондый чара барып чыкмый икән, Кадастр һәм картография дәүләт теркәве федераль хезмәтенең территориаль бүлекчәсенә шикаять языла. Урнаштырылган баганалар янгын сүндерү машиналарына керергә дә комачаулаган очракта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шикаять юлларга мөмкин. Санитария нормалары бозылган очракта — шулай ук тиешле хезмәткә мөрәҗәгать итәргә», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Юрист шулай ук гражданнарны баганаларны мөстәкыйль рәвештә алып куймаска чакырды. Хокук бозу очрагын фото һәм видеога төшерү яхшырак. Кадрда автомобильнең дәүләт номеры һәм гомуми файдаланудагы территорияне әйләндереп алган чылбырлы баганалар күренергә тиеш.

«Башта кагыйдә бозучыга карата күрсәтмә языла һәм акчалата җәза билгеләнә, ә аннары ул үзе баганаларны алып куя», — дип ассызыклады ул.

РФ Торак кодексының 36 маддәсе нигезендә, йорт урнашкан җир кишәрлеге һәм яшелләндерү һәм төзекләндерү элементлары гомуми өлешле милек хокукы нигезендә күпфатирлы йорт бинасының милекчеләренеке булып тора, дип искәртте Соловьев.

«Ягъни күпфатирлы йортның гомуми милкен киметү йортта яшәүче барлык милекчеләрнең ризалыгы белән генә мөмкин. Әгәр дә кемдер моны үз теләге белән эшләгән икән, ул гомуми милекне үз файдасына киметкән булып чыга, ә бу законсыз гамәл санала», — дип аңлатты юрист.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев