Юрист ишегалдында чүп-чар җыелып яткан очракта кая мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлатты
Гамәлдәге законнар нигезендә, уртача тәүлеклек температура +5 градустан югарырак булган вакытта чүп-чар көнгә бер тапкыр, ә кышын өч көнгә бер тапкыр чыгарылырга тиеш, әмма тоткарлыклар булырга мөмкин.
Әгәр бу нормалар үтәлмәсә, башта сезнең ишегалды беркетелгән һәм әлеге территориядән чүп чыгару өчен җаваплы төбәк операторына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Төбәк операторына йорт номерын, контейнерлар урнашкан урынны һәм чүпнең кайсы көннән бирле чыгарылмавын күрсәтеп, электрон формада шикаять юлларга мөмкин. Гаризага ишегалдын, контейнерларны һәм чүп-чарны күрсәтеп, фото яки видео беркетсәң яхшы», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.
Икенче ысул — идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә. Ул төбәк операторы белән элемтәгә керергә һәм аларны чүпне чыгарырга мәҗбүр итәргә тиеш булачак.
«Берьюлы ике шикаять юлларга була: төбәк операторына да, идарәче компаниягә дә», — диде Соловьев.
Әгәр беренче ике вариант нәтиҗә бирмәсә, муниципаль яки шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итегез.
«Шикаятьне шул ук формада бирергә кирәк: гариза һәм фото- яки видеоматериал. Аларга онлайн режимда да, шәхсән килеп тә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», — дип игътибар итте спикер.
Шулай ук төбәк хөкүмәтендә торак-коммуналь хуҗалык департаменты яки идарәсе барлыгын онытмаска кирәк. Әгәр администрациягә юллаган мөрәҗәгать нәтиҗә бирмәсә, төбәк операторының эшенә әлеге идарәгә шикаять юллау аша йогынты ясарга була, дип ассызыклады юрист.
Моннан тыш, Соловьев әйтүенчә, чүп-чарны вакытында чыгармауга торак инспекциясенә зарланырга мөмкин.
«Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) дә шикаять язарга мөмкин, чөнки чүпне вакытында чыгармау нәтиҗәсендә тычканнар, тараканнар һәм башкалар барлыкка килергә мөмкин. Ведомствога кайнар линия аша мөрәҗәгать итәргә, онлайн режимда шикаять юлларга яки шәхси кабул итүгә язылырга мөмкин. Әгәр хезмәткәрләр урында антисанитария булуын күрсә, алар Һичшиксез тикшерү үткәрәчәк», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Әгәр югарыда санап үтелгән вариантлар нәтиҗә бирмәсә, чүп-чарны чыгармау турында шикаять белән прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Анда мөрәҗәгать иткәндә башка инстанцияләргә җибәргән барлык гаризаларыгызны да күрсәтергә кирәк, дип йомгаклады сүзен юрист.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев