Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Җиңү кайтавазы» төбәкара бәйгесе

Рәдинә Госман кызы Хәйдәрова җитәкләгән 49 нчы балалар бакчасында ел саен тәрбиячеләр өчен «Җиңү кайтавазы» — «Вехи Великой Победы» дип исемләнгән төбәкара бәйге уздырыла.

Бу бәйгегә быел 10 ел тулды.

Быелгы бәйге балалар чыгышы белән үрелеп барды. Бу чара илебезнең азатлыгы хакына үз көчләрен, гомерләрен кызганмаган Ватан сакчыларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, батырлар истәлегенә багышлана. Бәйгегә Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Аксубай, Сарман, Балтач, Минзәлә районнары балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрдән 31 эш (проект, сценарийлар) кабул ителгән иде. Иң яхшы сценарий авторлары читтән торып бәяләнсә, проектларны якларга тәрбиячеләр үзләре килде. 

Мәртәбәле жюри әгъзалары Гөлнара Рафис кызы Әхмәтова, Нурзия Рәшит кызы Мирхазова, Гүзәлия Исрафил кызы Ягафарова, Наталья Тимербай кызы Кужабекова һәр эшне гадел бәяләде. 

Бәйгечеләр хәрби операциядә катнашучылар өчен коры душ ясау буенча осталыкларын арттырдылар. Бакчада тәрбияләнүчеләрнең чыгышларын, хөрмәтле кунакларыбыз Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Корбангали улы Ганиев һәм Кол Гали китапханәсе мөдире Гүзәлия Шәйхрази кызы Гыйбадуллинаның төпле киңәшләрен бөтенесе дә хуплап кабул итте. Бакча хезмәткәрләре Җиңүнең 80 еллыгына карата методик әсбап чыгаруны үзләренең алдына бурыч итеп куйдылар. 

Бу бәйгебез әле озак еллар дәвам итсен, күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын.

Ильмира Нәбиева, 49 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев