Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Инструктор Алешкин суга батучы кешене ничек дөрес итеп коткарырга икәнен аңлатты

Ул кисәткәнчә, суга батучыны коткарырга йөзеп килгән кешене батучының үзенә караганда да күбрәк хәвеф сагалый.

Суга батучы кешене коткару өчен, ул ябыша алырлык һәм яхшы йөзә торган әйбер тотып, аның янына йөзеп килергә кирәк, дип белдерде инструктор Дмитрий Алешкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Үзең белән пластик такта, өреп кабартыла торган боҗра кебек әйберләр алырга кирәк. Суга батучы кеше янына якынайгач, ул ябыша алсын өчен йөзмә чараны алдыгызда тотасыз. Ул чагында икегез дә шуңа тотына һәм суга батучы кешене коткара алачаксыз», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Ул кисәткәнчә, суга батучыны коткарырга йөзеп килгән кешене батучының үзенә караганда да күбрәк хәвеф сагалый.

«Суга батучы кеше паника хәлендә була, бу минутларда аның башы эшләми. Аның янына кемнеңдер йөзеп килүен күреп, ул сезгә ябышырга һәм үзенең коткаручысын да батырырга мөмкин», — дип кисәтте инструктор.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев