Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Иң күп бүләкләрне безнекеләр алды»

Шәһәребездә «Камский бриз» төбәк телекомпанияләре фестивале узды.

Аны оештыручылар — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ, Түбән Кама администрациясе һәм НТР медиахолдингы. 

Фестивальнең мөхтәрәм кунаклары арасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалетдинов, «Татарстан-24» телеканалы генераль директоры Андрей Кузьмин һ.б. исемнәре татарстанлыларга мәгълүм шәхесләр бар иде.

«Камский бриз» — ул конкурслар гына түгел. Менә инде дүрт ел бу чара бөтен республика телевидение журналистларын җыя. Ике көн дәвамында танылган спикерлардан осталык дәресләре, очрашулар һәм тренинглар узды. Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары фестивале жюри әгъзалары НТР 24 телеканалы журналистларының республикада иң яхшыларның берсе булуын тагын бер тапкыр раслады. 

Фестивальнең ябылу тантанасы «База» креатив индустрияләр үзәгендә узды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында НТР 24 хәбәрчеләрен сәхнәгә берничә тапкыр чакырдылар. Журналистларыбызның эшләре барлык номинацияләрдә диярлек билгеләп үтелде. Хәер, бу гаҗәп түгел. Инде күп еллар дәвамында медиахолдинг федераль һәм республика телеканаллары өчен кадрлар әзерләүче булып тора.

«Бу залда утыручыларны мин өч категориягә бүлер идем: кайчандыр НТРда эшләгән кешеләр, хәзер эшли торган кешеләр һәм кайчан да булса НТРда эшләргә хыялланучылар. Бу чыннан да шулай. Түбән Кама үзенчәлекле энергетикалы шәһәр, иҗатчылар шәһәре», — дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

«Камский бриз» — яшь журналистлар өчен тәҗрибә туплау өчен уникаль мәйданчык та әле. Монда мәктәп студияләре хәбәрчеләре дә тәҗрибәле коллегалары үрнәгендә эшләргә өйрәнә. «Безнең 25 нче гимназиянең үз телеканалы бар. Монда без тәҗрибә туплау, журналистлар белән аралашу, алга таба эшчәнлегебезнең юнәлешен билгеләү өчен киләбез», — дип уйлары белән уртаклашты София Тосич. 

Республикада журналистлар саны елдан-ел арта. Спикерларның һәм жюри әгъзаларының уртак фикере әнә шундый. Быел хәрби хәбәрче Равил Мөкминов, «Kingof Media» видеопродакшены җитәкчесе Роман Королев, телевидение алып баручысы Алмаз Хәкимов үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук Светлана Кадыйрова һәм Юлия Шустрая телевидение журналистлары һөнәренең нечкәлекләрен ачып бирделәр. 

«Быел, шәхсән минем уемча, өч телекомпания аеру ча үсеш кичерде. Үзгәрешләр зур булды, күп хаталар төзәтелде. Кичә без жюри белән бу хакта фикер алыштык. Бездә бу фестивальгә социаль юнәлеш бирү идеясе барлыкка килде. Ул ике көнлек йомгак ясау өчен генә булмасын, ә ел дәвамында сезнең белән бергә булыйк», — дип сөйләде «Яңа Гасыр» телерадиокампаниясе АҖ генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадыйрова. 

«Мин «Репортаж» номинациясен яңадан карадым. Мин аларны төбәкнеке генә дип әйтмәс идем. Эшләр югары дәрәҗәдә. Асылда, федераль телевидениедә дә шундый ук сюжетлар эшлиләр», — дип белдерде журналист, нәтиҗәле коммуникацияләр буенча тренер Юлия Шустрая.

Менә инде икенче ел «Камский бриз» ның «Геройлар» номинациясе махсус хәрби операциядә һәлак булган хезмәттәшебез Александр Комаров исемен йөртә. Быел геройларның хатыннарына багышланган фотокүргәзмә дә оештырылган иде. Анда фестивальнең хөрмәтле кунагы Яна Комарова-Енькова фотосы да бар. 

«Һәрвакыт шулай була: бер ел искә алалар да, аннары барысы да онытыла. Бу хәтер елдан-ел саклансын иде. Яшь журналистлар әледән-әле аның иҗаты белән танышсыннар, үзләренә кирәклесен алып өйрәнсеннәр иде, чөнки аларда укыту нигезе итеп алырга лаеклы материаллар бик күп», — дип уртаклашты Яна Комарова-Енькова. 

Традиция буенча, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә фестивальдә катнашучыларны сәламләде. «Сәхнәгә чыккан телекомпанияләрне, призлар алган журналистларны күрү күңелле. Бирегә республика телекомпанияләре хезмәткәрләренең килүе аеруча куандыра. Алар да мондагы коллегалары белән бердәм эшләделәр», — дип ассызыклады ул.

Ел саен "Камский бриз«га Түбән Кама мэры Рамил Муллин да килә. Аның әйтүенчә, ул һәрвакыт барысына да уңышлар тели, әмма НТРга аеруча теләктәшлек күрсәтә. «Безнең телевидениенең бүген үз статусы, үз йөзе бар һәм, иң мөһиме — ул танылган компания, ул хәтта халыкның үтенечләрен дә хәл итә ала. Ул мәгълүмати чыганак кына яки нәрсәнедер күрсәтү өчен генә түгел, ә нәкъ менә иҗат итүче. Шуңа күрә мин НТР өчен җан атам, һәм һәрвакыт аның җиңүче булуын телим», — диде Рамил Муллин. 

Гомумән алганда, НТР медиахолдингы алты бүләккә лаек булды. Ә «Түбән Кама яңалыклары» программасы Татарстанда иң яхшыларның берсе дип танылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев