Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Игелекле ишегалды»: Түбән Камада хайваннарга җаваплы карарга өйрәттеләр

«Игелекле ишегалды, күршеләр, гаилә һәм койрыклар» исемле «Күрше фест»ны Вахитов проспекты буенча 51 нче йорт ишегалдында үткәрделәр.

Түбән Кама ишегалларының берсендә «Күрше фест» узды, ул йорт хайваннарына җаваплы мөнәсәбәткә багышланган иде.

Чарада ветеринария палаткасы эшләде, анда теләгән һәркем үз хайванының сәламәтлеген тикшерә алды. Шунда ук приютлар өчен азык җыю оештырылды.

Бәйрәмгә беренче килүчеләр үзләре белән хәйрия кертеме буларак дистәләгән килограмм эт азыгы алып килгәннәр. «Игелекле ишегалды, күршеләр, гаилә һәм койрыклар» исемле «Күрше фест»ны Вахитов проспекты буенча 51 нче йорт ишегалдында үткәрделәр. 

«Күрше фест»та ветеринария палаткасы да эшләде. Теләгән һәркем йорт хайванына кагылышлы беренчел консультация алды, аны карау буенча киңәшләр тыңлады.

Моннан тыш, биредә кинолог белән бушлай дәрес тә булачак. 

Бәйрәмне грант акчасына, идарәче компанияләрнең берсе ярдәмендә үткәрәләр. «Күрше фест»та шулай ук тематик мастер-класслар, балалар рәсемнәре күргәзмәсе уздырылды.

Чара «Игелекле ишегалды, күршеләр, гаилә һәм койрыклар» проектының өч бәйрәм сериясендә икенчесе итеп үткәрелде. Киләсе мәйданчык Тынычлык проспекты буенча 61 нче йорт ишегалды булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев