Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Иҗат ялкыны сүрелмәсен»

Чирмешән яклары талантлы шәхесләргә бай төбәк.

Күренекле рәссам, Татарстанның халык рәссамы һәм Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы, сынчы, Атказанган сәнгать эшлеклесе Әхсән Фәтхетдиновны белмәгән кеше юктыр. Ул яшәгән авыл Урманасты Үтәмештә шәһәребезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Миләүшә Рәхимова да туып үскән. 

Урта мәктәпне тәмамлагач, Миләүшә Түбән Камага юл тота. Балаларны яратуы, һөнәргә мәхәббәт аны 1983 елда педагогик көллияткә алып килә. Анда керү бәхетенә ирешә яшь кыз. Көллиятне уңышлы тәмамлагач, күңел җылысын кечкенә балаларга биреп, Миләүшә Тәкфил кызы озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шул елларда гаилә кора, ике улы туа. 

Әле балалык чорында ук шигърияткә мәхәббәт уянса да, кызда иҗат чишмәсе үзенең юлын соңрак яра. Моңа авылының матур табигате, аның яхшы күңелле кешеләре, атаана тәрбиясе, шәһәрдә яшәп туган авылын сагыну хисләре тәэсир итми калмаган, әлбәттә. Җылы мөнәсәбәт, бер-береңә ярдәм итү, хезмәт сөючәнлек — болар гаиләнең төп кагыйдәләре булып торган. 

Миләүшәнең иҗатында туган авылы, аның чишмәләре, яшелеккә күмелгән урамнары ассызыклана: 
Гасырлар кичкән авыл ул, 
Күргән сагыш давылын. 
Үзем читтә яшәсәм дә, 
Газиз миңа авылым!
(«Туган авылым») 

Иҗатта ата-анага мәхәббәт, соклану, алар белән горурлану да зур урын алып тора: 
Үзеннән соң әниемнең 
Яран гөлләре калды. 
Чәчәкләре бик озаклап 
Күңелләргә нур салды.
(«Әнием гөлләре») 

Миләүшә Тәкфил кызының шигырьләрендә ихтыяр көчен туплап, авырлыкларга бирешмичә, тормыштан ямь табып яшәү игътибар үзәгендә: 
Миләш агачыдай бөгелгәндә,
Бирешмикче давыл-җилләргә. 
Әгәр язмыш ега икән берчак, 
Торып китәр көч бир иңнәргә.
(«Миләш») 

2024 елда Миләүшәнең матур шигырьләре тупланган «Туган як чишмәләре» дигән китабы дөнья күрде. 

Бүгенге көндә Миләүшә Рәхимова автор-башкаручы да — шигырьләренә көй яза, сәхнәдә үзенең җырларын башкара. Шәһәребезнең «Мирас» ансамбле җырчысы ул. Иҗат киңлекләре бихисап бу талантлы каләмдәшебезнең. Әле күптән түгел генә Миләүшә Тәкфил кызы җитәкчелегендә Чирмешән якташлыгының «Бәхет» җыр ансамбле эшли башлады. Авылдашларын, райондашларын концертларда, Сабантуйларында һәм башка бәйрәмнәрдә чыгышлары белән сөендереп тора ансамбль.

Яхшы холкы, каләмдәшләр белән дустанә мөнәсәбәте, һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торуы — Миләүшәнең төп сыйфатлары. Ул бүген ике улы, киленнәре, алты оныгының матур тормышына сөенеп яши. Каләмдәшебезгә иҗади озын гомер телибез. Алга таба да яңадан-яңа китаплары чыгып торсын!

Рушания Габбасова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе сәркатибе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев