Яңа җитәкче килде
Хәзер Түбән Кама шәһәрен һәм районын Радмир Илдар улы Беляев җитәкләячәк.
Газетабызның узган санында, башка эшкә күчү сәбәпле, Рамил Муллинның шәһәр һәм район җитәкчелегеннән китүе турында язган идек. Хәзер Түбән Кама шәһәрен һәм районын Радмир Илдар улы Беляев җитәкләячәк. Ул Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасына билгеләнде, шулай ук аңа башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкару да йөкләнде.
Түбәнкамалыларга Радмир Беляев яхшы таныш: биш ел — 2016 елдан 2021 елга кадәр — ул Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетында эшләде: башта башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары вазифасында бизнес һәм инвестицияләр өлкәсен җитәкләде, ә 2019 елдан аны район башкарма комитетының беренче урынбасарына кадәр күтәрделәр. Аның вакытында берничә эре инвестор Түбән Кама Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентлары булып танылды. 2021 елда Радмир Беляев Менделеевск шәһәре башкарма комитеты җитәкчелегенә эшкә күчкән иде.
Түбән Кама районының яңа җитәкчесе Чаллыда туган. Өч югары уку йорты — Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе (2009 ел), Казан федераль университеты (2013 ел), РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (МВА, 2014 ел) тәмамлаган. «Шәһәр студентлар советы» җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе, «ТР Студентлар лигасы» вице-президенты, Чаллы башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе баш белгече, Чаллы икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе начальнигы урынбасары һәм аның начальнигы булган.
«Тупланган идарә тәҗрибәсе, шулай ук Менделеевск районы Башлыгы вазифасында ирешелгән нәтиҗәләр Радмир Илдар улына икътисадый һәм социаль өлкәләрдәге яңа бурычларны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Аның җитәкчелегендә Менделеевск районы Татарстанның гына түгел, бөтен Россия Федерациясенең химия сәнәгате үзәкләренең берсенә әверелде», — дип Радмир Беляевның иң яхшы сыйфатларын санап китте аны җитәкче урынга тәкъдим итәргә килгән ТР Премьер-министры Алексей Песошин.
«Бүген минем өчен яңа этап башлана — мин Түбән Кама районында эшкә керешәм. Бу — бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Түбән Кама шәһәре һәм районы — бай тарихлы, хезмәт традицияләре һәм искиткеч кешеләре булган территория. Аны тагын да уңайлырак, заманчарак итү, тагын да үстерү өчен зур уртак эшләр көтә», — диде Радмир Беляев яңа вазифага керешкәндә. Ул ачыктан-ачык сөйләшүләргә һәрвакыт әзер булуын белдерде, шәһәрдәге тормышны яхшырту өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләүдә халык фикеренең мөһимлеген ассызыклады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев