Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел каникулларының ике ял көне 2024 елның май һәм декабрь айларына күчереләчәк

Шулай итеп, 2024 елда биш көнлек эш атнасында 1-8 гыйнвар ял көннәре булачак.

Татарстан халкына Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкләре турында сөйләделәр.

Республика Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аңлатмалар предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә бастырылган.

Шулай итеп, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар көннәре — Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме. Бу — эшләми торган бәйрәм көннәре.

Әмма 6 һәм 7 гыйнвар календарь буенча ял көннәренә туры килгәнлектән, хөкүмәтнең «2024 елда ял көннәрен күчерү турында» гы карары белән рациональ файдалану максатыннан, алар:

  • шимбә, 6 гыйнвар 10 майга күчерелә;
  • якшәмбе, 7 гыйнвар 31 декабрьгә күчерелә.

Шулай итеп, 2024 елда биш көнлек эш атнасында 1-8 гыйнвар ял көннәре булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев